Искусство

МАКТАНЧЫК ӘТӘЧ (АМАНУЛЛА)

Казань, ул. Петербургская, 57

Отзывов: 0

Завершилось 11 май 2024
ещё события

Time4
02-май-2024 08:48 / Всем

Описание мероприятия
Бу кызыклы музыкаль әкиятнең геройлары йорт кош-кортлары: Әтәч, Үрдәк, Тавык, Каз,Чеби, Каз бәбкәсе. Алар үзләренең җәйге тормышларын матур табигать кочагында «Оҗмах кошлары» ял йортында уздыралар. Җәйге кояш нурларында кызыну, салкынча суда йөзү бик рәхәт. Ләкин һавалы Әтәчнең мактанулары гына кәефне боза. Шуның өстенә комсыз Тилгән кош - кортларны кыерсыта, чебиләрне чүпләп кенә тора. Кош-кортлар арасында иң батыр Каз һәм Үрдәк бу хәлгә юл куймаска, чебиләрне коткарырга уйлыйлар. Ләкин аларның икесенең генә тырышлыгы нәтиҗә бирми, Тилгәнне бергә генә җиңәргә мөмкин! Араларанда булган ызгыш - талашларны, үпкәләрне онытып кош-кортлар барысы бергә Тилгәнгә каршы көрәш башлыйлар һәм җиңеп чыгалар.